Малайзия Татарстанда вертолетлар һәм “КАМАЗ”лар сатып алу белән кызыксына

Иң перспективалы юнәлешләр: машина һәм вертолетлар төзү, мәгариф, химия һәм нефть химиясе, хәләл продукция җитештерү, туристлык

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан һәм Малайзия мәдәни һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне яңа, тагын да сыйфатлырак дәрәҗәгә күтәрергә ниятли. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр Мөхәммәд Назри Абдул Азиз әфәнде белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, Малайзия Россиянең АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе) илләре арасындагы иң эре сәүдә партнерларыннан берсе. Кризис хөкем сөргән 2009 елда да тауар әйләнеше 1,632 миллиард АКШ доллары тәшкил итте. Быелның гыйнвар-май айларында сәүдә әйләнеше 548 миллион сумлык булды. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән хезмәттәшлек перспективалары әлегә тулы күләмдә ачылмаган. Мисал өчен, 2009 елда Малайзия Татарстанның сәүдә партнерлары рейтингында тышкы сәүдә әйләнешенең күләме буенча нибары 61 нче урынны биләгән.
ТР Президенты хәбәр иткәнчә, республикага Малайзия бизнесы вәкилләреннән “КАМАЗ” автомобильләрен Малайзия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия базарына чыгару турында тәкъдимнәр килә башлаган инде.
Республика башлыгы белән очрашудан соң Мөхәммәд Назри Абдул Азиз әфәнде һәм Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга биргән интервьюда хезмәттәшлекнең иң перспективалы аспектлары хакында сөйләде. “Балтач” хәләл индустриаль паркын үстерү буенча меморандумга кул кую бүгенге очрашуның бер нәтиҗәсе булды. “Без Казанны Россия Федерациясенә хәләл продукция кертү өчен капка буларак карыйбыз”, - дип белдерде Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының сүзләренә караганда, бүгенге очрашуда Татарстан һәм Малайзия арасында машина төзелеше, шулай ук химия һәм нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышынган. Равил Зарипов билгеләп үткәнчә, сентябрь аенда “тестлаштыру һәм республикада җитештерелүче вертолетларны тагын да җентекләбрәк өйрәнү өчен” Малайзия делегациясенең Татарстанга визиты көтелә. Моннан тыш, Малайзия “КАМАЗ” йөк машиналары, шулай ук химия һәм нефть химиясе продуктлары сатып алуга карата кызыксыну белдерә. “Якын көннәрдә Татарстан һәм Малайзия арасында хезмәттәшлек турында беркетмә кул куюга әзерләнәчәк һәм без акрынлап билгеләнгән проектларны гамәлгә ашыра башлаячакбыз, - дип ассызыклады министр. – Без шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзиягә визитын әзерләячәкбез”.
Мөхәммәд Назри Абдул Азизның сүзләренә караганда, республика инфраструктурасының үсеш дәрәҗәсе, шулай ук Татарстан башкаласының чисталыгы һәм анда яшәүчеләрнең энтузиазмы анда зур тәэсир калдырган. Кунак мәгариф һәм туристлык өлкәләрен хезмәттәшлекне үстерү өчен перспективалы өлкәләр рәтенә кертте. Аерым алганда, ул Татарстан һәм Малайзия арасында студентлар алмашуны җайга салырга мөмкин дип саный. Малайзия Казан дәүләт медицина университетына карата да зур кызыксыну белдерә, ул Малайзия студентларын кабул итә алыр иде.
Бүген Малайзия делегациясенең программасында Казан дәүләт медицина университеты белән танышу каралган. Иртәгә кунаклар Татарстанның Балтач районында булачак, анда көзен хәләл агропарк ачу күздә тотыла.