news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин төзелеш тармагына эшләмәүче пенсионерларны җәлеп итәргә тәкъдим итте

Белгечләрне җәлеп итү буенча дөрес сәясәт төзергә кирәклеге турында әйтелде торак төзелеше һәм төбәкләр инфраструктура үсеше өлкәсендә илкүләм максатларга ирешү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия төзелеш тармагына эшләмәүче пенсионерларны җәлеп итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Агломерацияләрдә бүген хезмәт ресурсларының җитмәве бик кискен. Шул ук вакытта 90нчы еллар һәм ике меңенче еллар башында демографик уңышсызлыкка юлыгуыбызны да аңларга кирәк. Шуңа күрә безгә белгечләрне җәлеп итү буенча дөрес сәясәт төзергә кирәк. Бу - укыту да, җәлеп итү дә, бу хәтта эшләмәүче пенсионерларны мобилизацияләү дә», — дип белдерде Хөснуллин, торак төзелеше һәм төбәкләр инфраструктура үсеше өлкәсендә илкүләм максатларга ирешү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаганда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100