Без 3М заводына уңышлар телибез - Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы «Алабуга» МИЗдагы 3М компаниясе заводында булды

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы 3М компаниясе заводында булды. Аны ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«3М Россия» компаниясе генераль директоры Роберт Николс белән бергә Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиене карап чыкты, аңа торба үткәргечләр өчен коррозиягә каршы япмалар әзерләү линиясен күрсәттеләр. Бу линия – зур җитештерү цехының бер өлеше генә, әмма завод директоры Евгений Мараховский хәбәр иткәнчә, бу – бик күп төрле продукция чыгаручы ЗМ өчен стандарт практика. Киләчәктә предприятиедә җитештереләчәк продуктлар компаниянең үзендә билгеләнәчәк. Завод буйлап йөреп чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов һәм 3М җитәкчеләре «Алабуга» МИЗда заводны үстерү перспективалары буенча фикер алышты.

2 ай элек билгеләп куелгач ук, «3М Россия» башлыгы Роберт Николс махсус икътисади зонага килергә теләвен әйтте, һәм күргәннәре аны гаҗәпләндергәнлеген ул инде яшерми. Роберт Николс 3М компаниясе турында кыскача гына сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, компания үткән ел бөтендөнья буенча 31 млрд. долларлык товар әйләнешенә ирешкән, компаниядә 90 меңләп кеше эшли.

«Безнең стратегия – төбәк дәрәҗәсендә үз-үзеңне тәэмин итә алу. Без клиентка мөмкин кадәр якын булырга тиеш», - диде Роберт Николс. Россиядә компания 1991 елда эшли башлаган, беренче завод 2008 елда ачылган.

«Алабуга» МИЗдагы заводның генераль директоры Евгений Мараховский хәбәр иткәнчә, хәзер компания яңа заводта урнаштыру өчен башка җитештерү проектларын карый.

«Безгә хәзер сезнең продукцияне базарларга чыгару турында уйларга кирәк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. – Без 3М компаниясен, Россия җитештерүчесе буларак кабул итсен өчен, предприятиеләребез өчен рекомендацияләр бирергә әзер». Ул шулай ук 3М компаниясе мөмкинлекләрен чираттагы «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советында тәкъдим итәргә киңәш бирде.

«Без сезнең проектка уңышлар һәм киләчәктә базарга кереп китүегезне телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, чималны эчке локализацияләү дә мөһим, һәм Татарстан бу эштә актив катнашырга әзер.

Роберт Николс Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда ЗМ компаниясенең уңышлы киләчәгенә ышануын әйтте.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда яңа объектлар төзү буенча киңәшмә уздырды. «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев якындагы ике елда инфраструктурасы төзелергә тиешле объектлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән планнарны хуплады һәм төзелеш сезонын шушы планнарны үтәү өчен мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга кушты.