Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” директорлары Советы утырышын уздырды

Ягулык һәм юл тармаклары өчен берничә проект каралды

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген ТР Хөкүмәте Йорты бинасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлары Советы утырышы үтте.

Утырыш кысаларында Италиянең “Текинт” (Techint) компанияләре төркемен тәкъдир итү булды. Төркем президенты Энрико Бонатти хәбәр иткәнчә, “Текинт” төрле өлкәләрдә катлаулы проектларны тормышка ашыра, шул исәптән, ягулык-энергия комплексында, техник-икътисади нигезләүдән алып, сафка бастыруга һәм төзелгән объектларга хезмәт күрсәтүгә кадәр. Аерым алганда, “Текинт” һәм “Чарт Индастриз” (АКШ) компанияләре табигый газны киметү буенча җиңел җайланмаларны базарга кертү өчен альянс булдырганнар. Татарстанга Россиядә шундый производстволарны җитештерү буенча беренче пилот төбәк булырга тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов компаниянең инжиниринг мөмкинлекләренә кызыксыну белдерде, безнең ил тәҗрибәсендә проектлар белән идарә итүнең иң йомшак урын булганлыгын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул башка өлкәләрдә дә, газ-мотор ягулыгы буларак, табигый газны киметүне файдалануның икътисади ягын өйрәнергә кушты. ТР Президенты әлеге мәсьәлә буенча эш төркемен булдырырга һәм аңа сентябрь аенда әйләнеп кайтырга йөкләде.

Шулай ук Казанның “Санэко” НПФ” ҖЧҖнең юллар өчен бик нык керамзит вак таш җитештерү турындагы тәкъдимнәре тыңланды. Проект барлык кирәкле сынауларны узган.

Моңа кадәр “Татнефтехиминвест-холдинг” директорлары Советы утырышында ТР Президенты сыйфатлы юллар төзелешен тоткарлый торган җитди проблеманы – читтән кертелән вак ташның кыйммәт булуын - хәл итүнең кирәклеге турында белдерде. Татарстанда юл төзелеше таләпләренә җавап бирүче табигый вак таш чыгарыла торган урын юк.

Проект инициаторлары сүзләренчә, керамзит вак ташны җитештерүне эшли торган яки ябылган керамзит заводлар базасында оештыру мөмкинлеге аның өстенлеге булып тора. Татарстандагы балчык чимал булачак.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әгәр дә алыначак материал, юл чыгымнарын исәпкә алып, Урал ташыннан 30-50 процентка арзанрак булса гына, мондый проектны тормышка ашыру урынлы була. Әлеге проблеманы хәл итәрлек яңа тармак кирәк, диде ТР Президенты. Ул әлегә пилот җайланма булдырырга тәкъдим итте.

Утырышта Мәскәүнең “Пластмасслар институты” ААҖ фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат әйтелде.

Утырышта катнашучыларга шулай ук Казанда 42 нче “Инженерлык белемендә глобаль чакырулар” (“Глобальные вызовы в инженерном образовании”) (2013 нче елның 25-27 сентябре) IGIP халыкара симпозиумын уздыру турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Чарада дөньяның 70 иленнән алдынгы университетлар, танылган галимнәр һәм инженерлык белеме өлкәсендәге белгечләр катнашыр, дип көтелә.

Шулай ук симпозиум кысаларында “Яңа индустриализация өчен инженерлык белеме” (“Инженерное образование для новой индустриализации”) халыкара фәнни мәктәбе һәм интерактив белем бирү буенча 16 нчы халыкара конференция була.