news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан коронавирус пандемиясе шартларында 13,6 млрд сум ярдәм алачак

Алынган акчалар бюджет керемнәренең кимүен компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Татарстанга 13,6 млрд сум акча бүлеп бирде. Ярдәм коронавируслы пандемия чикләүләре шартларында бюджет керемнәренең кимүен компенсацияләргә тиеш. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерык Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.

Ярдәм агымдагы елның 1 маена салым һәм салым булмаган керемнәр алдагы ике ел керемнәре күләменнән кимрәк булган 56 төбәккә күрсәтеләчәк. Ярдәмнең гомуми күләме 100 млрд сум тәшкил итә.

«Бу чара эпидемиология вазгыяте белән бәйле икътисади чикләүләр шартларында Федерация субъектларының берләштерелгән бюджетларын балансларга ярдәм итәчәк», - диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100