news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт төбәкләргә ярдәм итүгә йөз миллиард сум акча бүлеп бирде

Әлеге акча коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 1 майга салым һәм салым булмаган керемнәре узган ике ел эчендәге керемнәреннән кимрәк булган төбәкләргә каралган.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Премьер-министр Михаил Мишустин 56 регионга ярдәм итү өчен 100 миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Әлеге акча коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә 1 майга салым һәм салым булмаган керемнәре узган ике ел эчендәге керемнәреннән кимрәк булган төбәкләргә каралган. Хөкүмәт матбугат хезмәтендә шул турыда әйттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Һәр төбәк өчен дотация күләме региональ бюджетларның беренчел чыгымнарын исәпкә алып билгеләнәчәк.

Бу чара пандемия аркасында икътисади чикләүләр шартларында төбәкләрнең берләштерелгән бюджетларын балансларга ярдәм итәчәк, дип искәртелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100