Бүген «Россия 24» каналында Татарстандагы илкүләм проектлар хакында тапшыру була

Проект геройлары - илкүләм проект чаралары ярдәмендә җитештерүне модернизацияли алган эшмәкәрләр, шулай ук сәнәгать гигантлары — КАМАЗ, Серго исемендәге завод, Яшел Үзәндәге Горький исемендәге судно төзү заводы.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 24 апрельдә, «Россия 24» телеканалы Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында «Планлы үсеш» программасын тәкъдим итәчәк. Тапшыру нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәйтелгән әңгәмә була.

Программаны алып баручы Антон Борисов республикада «Сәламәтлек саклау», «Имин һәм сыйфатлы юллар», «Кече һәм урта эшмәкәрлек», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары буенча эшчәнлек турында сөйләячәк.

Сюжетларны республикада быел мартта төшергәннәр. Проект геройлары - илкүләм проект чаралары ярдәмендә җитештерүне модернизацияли алган эшмәкәрләр, шулай ук сәнәгать гигантлары — КАМАЗ, Серго исемендәге завод, Яшел Үзәндәге Горький исемендәге судно төзү заводы.

Зур Казан боҗрасын төзү турында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, онкокластер үсеше һәм балалар онкодиспансеры төзелеше турында Татарстанның баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләячәк.

«Планлы үсеш» проекты премьерасы бу шимбәдә, 24 апрельдә, «Россия 24» телеканалында 16.30 һәм 21.30 сәгатьтә була. Кабатлауларны якшәмбе көнне 8.30 һәм 22.30 сәгатьтә карап булачак.