Казанда Саксония һәм Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре форумы ачылды

Форумда Казанда машина төзелеше/җитештерү техникасы буенча Германия–Россия компетенцияләр үзәген булдыру турында килешү имзаланды
(Казан, 24 апрель, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан башкаласында узучы Татарстан–Саксония эшлекле форумында Казанда машина төзелеше/җитештерү техникасы буенча Германия–Россия компетенцияләр үзәген булдыру турында килешү имзаланды. Форум бүген “Гранд Отель Казан” кунакханәсендә ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов һәм Саксония Премьер–министры Станислав Тиллих катнашты.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов кунакларны һәм форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән сәламләде. “Россия–Германия мөнәсәбәтләре җирлегендә төбәкләр дәрәҗәсендә сәүдә–икътисади элемтәләрнең актив үсеш кичерүе игътибарга лаек”, – диде ул. Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә Германия капиталы катнашында 34 коммерция оешмасы эшли.
“Бүгенге көндә безнең автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, машина төзелеше, экология, биотехнологияләр, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау технологияләре, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, фән һәм мәгариф кебек өлкәләрдә уртак проектларыбыз бар”, – дип ассызыклады ТР Премьер–министры.
“Татнефть” ААҖ һәм Саксониянең “Прайм Даймлер Групп” компаниясе тарафыннан “П–Д Татнефть–Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ уртак предприятиесен булдыру Татарстан һәм Саксониянең нефть химиясе производствосы өлкәсендәге хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Татарстан–Саксония предприятиесе (аны 2009 елның ноябрь азагында эшләтеп җибәрү күздә тотыла) елына 19 мең тонна чамасы пыяла сүсе һәм аның нигезендә эшләнгән продукция җитештерәчәк. Инвестицияләрнең гомуми күләме 71,5 миллион евро тәшкил итә.
“Татарстан Республикасында машина төзелеше/җитештерү техникасы буенча Германия–Россия компетенцияләр үзәген булдыру буенча проект аерым игътибарга лаек, дип саныйм. Республикабызда мондый үзәкне булдыру машина төзелеше тармагы үсешендә сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Премьер нефть химиясе һәм машина төзелеше секторлары, фән, әйләнә–тирә мохитны саклау, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшкуарлык өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтүне Татарстан һәм Саксония арасындагы элемтәләрне үстерүнең перспективалы юнәлешләре сыйфатында атады. “Без “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә уртак производстволар булдырырга һәм энергетика, мәгълүмати технологияләр, биотехнологияләр, автокомпонентлар җитештерү өлкәләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга әзер. Аерым алганда, Саксониянең биоэнергетика һәм биоинновацион технологияләр, шул исәптән Татарстан территориясендә биогаз җайланмаларын төзү өлкәсендәге тәҗрибәсе бездә кызыксыну тудыра. Республиканың киләчәге аның дөнья икътисадына интеграцияләнү процесслары, яңа стратегик партнерлар җәлеп итү аша ныклы, тотрыклы, ике якка да файдалы сәүдә–икътисади элемтәләр формалаштыру белән аерылгысыз бәйләнгән”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры Станислав Тиллих үзенең чыгышында Саксония делегациясенең мондый составта республикага беренче тапкыр гына килмәвен ассызыклады. “Финанс кризисы шартларында без тиз арада зур акчалар эшләргә җыенмыйбыз. Безнең планнар озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлек белән бәйле. Делегация составында кече һәм урта предприятие җитәкчеләре дә бар, аларның продукциясенә дөнья базарында сорау зур”, – диде Ирекле Саксония дәүләте Премьер–министры. Делегация составында шулай ук машина, автомобиль төзелеше, химия сәнәгате, автомобиль сәнәгате өчен компонентлар җитештерү өлкәсендә уңышлы эшләүче предприятиеләр, белгечләрне укыту һәм аларның квалификациясен арттыру өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган инжиниринг фирмалары тәкъдим ителгән.
Машина төзелеше/җитештерү техникасы буенча Германия–Россия компетенцияләр үзәге Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты базасында төзеләчәк. Аны төзү этаплары билгеләнгән инде. Беренче этапта – республикада яңа технологияләргә булган ихтыяҗны анализларга, икенчесендә – стратегик үсеш планы, өченче этапта бизнес–план эшләргә кирәк. Дүртенче этапта юридик шартларны килештерү, бишенчесендә – фәнни проектлар билгеләү, алтынчы этапта ихтыяҗлар нигезендә уртак проектлар әзерләү күздә тотыла.