Быелгы IV Казан венчур ярминкәсе яшьләрнең күп катнашуы белән аерылып тора

Ярминкә кысаларында I Яшьләр инновация форумы да уза
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда IV венчур ярминкәсе эшли башлады. “Корстан” да узган аны ачу тантанасында РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих, Россиянең туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе Башкаручы директоры Альбина Никконен, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов, Россиянең Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәкчесе Василий Якеменко һ.б катнашты.

Быелгы ярминкәнең төп темасы икътисади кризис шартларында илнең үсеше белән бәйле. РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белдергәнчә, кризисны кыенлыкларга сынау чоры дип кенә карарга ярамый. Ул техник үсештә генә түгел,гомумән, тормышны үстерү өчен инновацияләргә алынырга әзер булган сәләтле яшьләр өчен зур мөмкинлекләр, үз-үзләрен күрсәтү чоры. Илнең баш укытучысы ассызыклаганча, биредә сүз физик яшь хакында гына түгел, ә яңача фикер йөртә белгә кешеләр турында да бара. Федераль агентлык җитәкчесе Василий Якименко исә мондый венчур ярминкәләре, инновация форумнарының Яшьләр елында ил тормышында аеруча мөһим роль уйнавын искәртеп узды.

ТР Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ярминкәне ачу чыгышында үзенең һәрвакыт венчурлы бизнес тарафдары булуына басым ясаса, Россиянең туры һәм венчур инвестицияләре ассоциациясе Башкаручы директоры Альбина Никконен традицион Казан венчур ярминкәсенең катнашучылар составы киңәя баруга, быел яшьләрнең күпләп катнашуына игътибар юнәлтте.

IV Казан венчур ярминкәсендә катнашырга IV 100 дән артык компаниядән заявка алынган булса, ярминкәгә шуларның 40 сайлап алынган. Аларның һәркайсы биредә үз инновация эшләнмәләре тәкъдим ителгән экспозиция белән катнаша. Быелгы күргәзмәдә катнашучыларның шактый өлешен республиканың югары уку йортлары алып тора. Ярминкәнең тантаналы ачылышыннан соң кунаклар экспонент-компанияләр тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты.