Архангельски өлкәсе дәүләт идарәсе буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәк

Бу хакта әлеге өлкә хакимияте делегациясенең Татарстанга сәфәре вакытында килешенгән
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Архангельски өлкәсе дәүләт идарәсе буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Бу хакта ТР икътисад министры Марат Сафиуллинның әлеге өлкә хакимияте вәкилләре белән очрашуында килешенгән. Өлкә хакимияте делегациясенең Татарстанга сәфәре ике төбәк арасындагы икътисади-сәүдә, фәнни-техник, мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында оештырылды, дип хәбәр итә Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Очрашу вакытында шулай ук инвестиция эшчәнлегенә ярдәм итү, сәнәгый мәйданнарны үстерүдә кластер алымы принципларын куллану, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм чаралары, аз тәэмин ителгән катламга ярдәм программалары һ.б. хакында сөйләшү булган.