2018 елда 224 меңнән артык татарстанлының торак шартларын яхшыртылачак

Капиталь ремонт программасына күпфатирлы 995 торак йорт кертелгән.

(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Агымдагы елда 224 меңнән артык татарстанлының торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Бу хакта республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төбәкнең төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Чара видеоконференция режимында узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.

2018 елда капиталь ремонт программасында 43 муниципалитет катнаша. Анда гомуми мәйданы 5,3 млн кв м  булган  күпфатирлы 995 торак йорт кертелгән. Финанслау күләме 6 млрд 76 млн сумнан артык, диде докладчы.

Рамиль, [24.03.18 11:49]