Хисап палатасы: 2020 елда Россиянең дәүләт бурычы 5,4 трлн сумга арткан

Дәүләт бурычын арттыру хисабына керми калган керемнәр компенсацияләнә һәм Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш өчен чыгымнар финанслана.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Узган ел Россиянең дәүләт бурычы 39,9 процентка, ягъни 5,42 трлн сумга арткан.

 Шулай итеп, ул 18,99 трлн сум тәшкил итте (тулаем эчке продуктның 17,8 проценты), дип яза бу хакта «Российская газета».

РФ Финанс министрлыгы ил эчендә 5,18 трлн сум алган - бу 2019 елда җәлеп ителгәннән 2,5 тапкыр күбрәк. 0,58 трлн сумы түләнгән.

Коронавирус пандемиясе һәм нефть бәяләре төшү фонында хөкүмәт дәүләт бурычын арттыру хисабына керми калган керемнәрне компенсацияләргә һәм инфекциягә каршы көрәш һәм халыкка һәм бизнеска ярдәм итү чыгымнарын финансларга карар иткән.