Үткән елда Тукай районда 134 гаилә 35,8 млн сумлык кредит алган

Әлеге акчага 108 баш мөгезле эре терлек, 59 бозау, 96 баш сарык, 15 ат, 104 умарта сатып алынган

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Үткән елда Тукай районында 134 гаилә, гаилә фермалары ачу, аларны үстерү максатларына, 35,8 млн сумлык кредит алган. Әлеге акчага 108 баш мөгезле эре терлек, 59 бозау, 96 баш сарык, 15 ат, 104 умарта сатып алынган. Шулай ук 71 терлекчелек комплексы төзекләндерелгән. Райондагы 55 шәхси крестьян-фермерлык хуҗалыгында җәмгысе 372 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Шул исәптән якынча 80 млн сумлык 111,2 мең центнер ашлык җыеп алынган.

Болар хакында район фермерлары җыелышында хәбәр иттеләр. Башкарылган эш нәтиҗәләреннән кала, район фермерлары үзләрен борчыган җир, кредит, субсидиягә кагылышлы мәсьәләләргә дә җентекләп тукталды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, икътисад бүлеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре һәм башка бүлек хезмәткәрләре белән бергә әлеге чарада кредит бирүче банк вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.