“КАМАЗ” үз хезмәткәрләренең окладларын һәм тарифларын арттыра

Разрядлары югары булмаган эшчеләрнең дә окладлары һәм тарифлары 3-10 процентка арта

  (Чаллы, 24 февраль, «Татар-информ»). “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия базарында йөк машиналары стагнациясе һәм сату күләме кимүгә карамастан, хезмәткәрләренең окладларын һәм тарифларын индексацияләү турынлагы боерыкны имзалады.

Разрядлары югары булмаган эшчеләрнең окладлары һәм тарифлары 3-10 процентка арта. Җитәкчеләр һәм белгечләрнең окладлары 0,1-3 процентка артачак.
Гомумән алганда, 1 марттан “КАМАЗ”да минималь тариф ставкасы күләме 10 процентка артачак һәм тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә предприятиенеж матбугат хезмәте.