news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

700 мең сумнан артык депозиты булган россиялеләргә салым түләргә туры киләчәк

Экспертлар ачыклап китте, сүз еллык процентлары 42,5 меңнән арткан кертемнәр турында бара.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Миллион сумнан арткан кертемнәргә салына торган салым 700 мең сумнан артыграк булган депозитларга да салыначак.

2021 елның нәтиҗәләре буенча, счетларында миллион сумнан кимрәк акча саклаучыларга да миллион сумнан артыграк кертемнәре булганнарга салына торган салым түлисе булачак. Бу хакта РБК агентлыгы хәбәр итә.

Экспертлар ачыклавынча, сүз еллык процентлары 42,5 меңнән арткан кертемнәр турында бара.

РБК сораштыру уздырган белгечләр әйтүенчә, аңа 350 сумның 13 проценты күләмендә салым түләргә туры киләчәк, бу сумма 45,5 сумны тәшкил итә.

Экспертлар белдерүенчә, гамәлдәге законнар буенча, Үзәк Банкның ел башына төп ставкасын (4,25 процент) миллион сумга тапкырлаганнан соң килеп чыккан керемнәр суммасыннан салым алынмый. Ләкин Үзәк Банкның ставкалары ике тапкырга артты һәм аның артыннан банк депозитлары буенча процент ставкалары да үсте.

Россиялеләргә декларацияләр тутырырга кирәк булмаячак. Тиешле мәгълүматны кредит оешмалары салымчыларга үзләре җибәрә. Бер елда кертемчеләргә түләнгән процент суммасын ясалма интеллект исәпләп чыгарачак. Шул ук вакытта бу исәпләүләр хезмәт хакларының счетларына һәм эскроу счетларына кагылмый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100