news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт сатып алулары өчен Пермьда электрон мәйданчык урнаштырачак

Татарстан тендерлары өчен онлайн-мәйданчык системасын урнаштырдылар һәм Әстерханда сынап карадылар.

Татарстан дәүләт сатып алулары өчен Пермьда электрон мәйданчык урнаштырачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан экспертлары Пермьдә Дәүләт сатып алулары өлкәсендә тендерлар өчен электрон мәйданчык урнаштырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер сөйләде.

«Безнең Татарстанда яхшы система бар. Ул Әстерханда да урнаштырылган. Киләсе атнада Пермьдә да шул системаны куячакбыз», — дип аңлатты Геллер.

Дәүләт сатып алулары өчен электрон мәйданчыклар бюджет акчаларын экономияләү, үзебездә җитештерелгән продукциянең конкурентлык сәләтен һәм тәкъдим ителә торган товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен инструмент булып тора.

«Яңа ел алдыннан, без мәйданчыкны куйган Әстерханнан Рөстәм Миңнеханов исеменә күп санлы имзалар белән хат килде. Алар безнең мәйданчык өчен рәхмәт белдерәләр», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанда хәзерге вакытта «Электрон кибет» сатып алулар өлкәсендә төбәк мәгълүмат системасы эшли. Иң кирәкле товарлар, эшләр һәм хезмәтләр, шул исәптән оргтехника, транспорт, мебель, иминият хезмәтләре һәм мобиль элемтә, республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре өчен үзәкләштерелгән рәвештә сатып алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100