news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев: Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнәчәк

РФ Дәүләт Думасы ил Конституциясенә төзәтмәләр кертү пакетын, шул исәптән пенсияләрне индексацияләүне төп законда беркетүне күздә тотуны хуплады.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия Конституциясенә төзәтмәләр төп законда пенсияләрне индексацияләүне беркетә. Яңалык эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Бу турыда Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сөйләде.

«Яңа нормалар эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Алар өчен соңгы берничә елда пенсияләрне индексацияләү туктатылды һәм бу сораулар тудырды. Бу төзәтмә нигезендә, пенсияләрне индексацияләү аларга да кагылачак. Мин моны гадел дип саныйм», — диде парламентарий.

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексациясен «туңдырган» федераль закон 2016 елның 1 гыйнварында үз көченә керде. Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенга Юлламасында ил Конституциясенә пенсияләрне даими индексацияләүне кертергә кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100