Казанда “2008 елда ТРның иң яхшы тауарлары” конкурсының оештыру комитеты утырышы булды

Утырышта оештыру мәсьәләләре – конкурсны уздыру планы, сыйфатны бәяләү методикасы, катнашучыларның анкета-заявка формасы тикшерелде
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин рәислегендә “2008 елда Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары” конкурсы оештыру комитетының беренче утырышы үтте, шул рәвешле яңа конкурска старт бирелде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Утырышта оештыру мәсьәләләре – конкурсны уздыру планы, сыйфатны бәяләү методикасы, катнашучыларның анкета-заявка формасы, теркәү взносы күләме тикшерелде
Оештыру комитеты утырышын ачып, А.Когогин конкурсның статусын һәм дәрәҗәсен күтәрергә кирәк дип билгеләп узды. “Предприятие һәм эшкуарлар әлеге конкурста катнашырга үзләре омтылсын өчен, аларның сәбәпләрен арттырырга кирәк. Беренчедән, конкурсның һәм анда җиңүчеләрне рекламалауны көчәйтергә, гаммәви мәгълүмат чараларында конкурсның барышы һәм нәтиҗәләре турында киңрәк яктырту зарур. Икенчедән, эксперт комиссияләре эшен ачык һәм аңлаешлы итәргә кирәк. Тауарлар һәм хезмәт күрсәтүне бәяләү методикасы бөтен катнашучылар өчен ачык, ә бәяләү индикаторлары җиңел саналырга тиеш”, - диде министр.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Алексей Казаков конкурска продукцияләре һәм хезмәт күрсәтүгә тиешле сертификатлары булган предприятиеләрне генә кертү яклы. Ул шулай ук оештыру комитетының киләсе утыршында эксперт комиссияләре составын тикшерергә һәм аларга үзләре бәяли торган тауарлар һәм хезмәт күрсәтелә торган предприятиеләрдә күчмә утырышлар уздырырга тәкъдим итте.
Конкурста катнашучылар өчен взнос күләме буенча төрле фикерләр яңгырады. Узган ел аның күләме конкурска тәкъдим ителгән бер төр продукция өчен 3-3,5 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР идарәсе һәм ТР Һшнәрчеләр үзәге предприятиеләре өчен ташламалар ясалган. Казан башкарма комитеты вәкиле конкурста катнашучыларга дифференцияле якын килергә тәкъдим итте. Ул билгеләп узганча, эшмәкәрләрнең кайберләре әйбәт сыйфатлы үзенчәлекле продукция җитештереп тә, әйтик, протезлар, андый взнос түли алмый. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов социаль әһәмияткә ия түбән бәяле продукция җитештерүчеләргә карата преференция ясарга тәкъдим итте. Тик оештыру комитеты әгъзалары бөтенесе дә әлеге фикер белән килешми – алар конкурста катнашучыларның барысына да таләпләр бер төрле булырга тиеш дип саный.
Утырыш азагында “Татарстан стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру үзәге” ФДУ директоры Валерий Гогин оештыру комитетының кайбер әгъзаларына 2007 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча “сыйфат отличнигы” истәлекле билгесен тапшырды. Алар арасында – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре: министр урынбасары Олег Власов, бүлек башлыклары Татьяна Федорова һәм Валентина Попова бар.
Оештыру комитетының киләсе утырышы февраль урталарында булыр дип көтелә. Анда конкурсны үткәрәүнең яңа методикасы, эксперт комиссиясе составы, керү взносы күләме тикшереләчәк.
2007 елда “Россиянең иң яхшы 100 тауары” Программасы кысаларында үткәрелә торган “Татарстан Республикасының иң яхшы тауарлары” конкурсы дүртенче тапкыр уздырылды. Әлеге бәйге Татарстан тауарлары һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга ярдәм итә. 2007 елда конкурска 473 заявка алынган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 45 процентка күбрәк. 2004 елда конкурста 100 предприятие үз продукциясе һәм хезмәтен тәкъдим итсә, 2007 елда аларның саны 226га җиткән.
Барлыгы 165 төр продукциягә лауреат исеме, 142сенә I дәрәҗә диплом бирелгән, тагын 73 катнашучы конкурсның дипломанты дип табылган. Өстәвенә, конкурс лауреатлары “Россиянең иң яхшы 100 тауары” Программасының федераль этабында катнашу өчен тәкъдим ителгән.
“Россиянең иң яхшы 100 тауары” Х Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 70тән артык субъекты арасында беренче урынга лаек булган иде.