“ТАИФ-НК” Татарстанның нефть-газ-химия комплексы лидерлары өчлегенә керде

“ТАИФ-НК” Татарстанның нефть-газ-химия комплексы лидерлары өчлегенә керде

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “ТАИФ-НК” ЯАҖ сентябрьдә Түбән Камада нефть эшкәртү производствосын контрольгә алудан соң, 16,13 миллиард сумлык продукция җитештергән һәм ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре арасында өченче урынга чыкты. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖдә хәбәр иттеләр. Аннан алда – “Татнефть” (138 миллиард сум) һәм “Түбән Кама Нефтехим” (40 миллиард сум).

Исәпләүләр күрсәткәнчә, 2006 ел нәтиҗәләре буенча предприятие икенче позицияне биләячәк.

2005 ел өчен “ТАИФ-НК” 600 миллион сумга якын керем алды. Республиканың берләштерелгән бюджетына 105 миллион сум күчерелгән. Персоналның уртача айлык хезмәт хакы 18,1 мең сум.

2005 елда Түбән Камада нефть эшкәртү куәтләре 6,8 миллион тонна чимал эшкәрткән. Эшкәртү тирәнлеген арттыру нәтиҗәсендә, мазут чыгару завод тарихында иң түбән күрсәткечкә төшкән. Шул ук вакытта бензин җитештерү 4 процентка арткан.