“Түбән Кама Нефтехим” җитештерү күләмен арттырды

“Түбән Кама Нефтехим” җитештерү күләмен арттырды

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Түбән Кама Нефтехим” 2005 елда 39,9 миллиард сумлык продукция җитештерде, шул ук вакытта физик күләм индексы, узган ел белән чагыштырганда, 110,2 процент тәшкил иткән. Ел эчендә предприятие 335 мең тонна синтетик каучук җитештергән, бу гомумроссия күләменнән 29 процентка артып китә. Салым түләүгә чаклы 4 миллиард сум күләмендә табыш алынган.

Бу күрсәткеч буенча рентабельлек 9,6 процентлык бәяләнә, 2004 елда ул 14,3 процент булган. Татарстанның берләштерелгән бюджетына 2 миллиард сумлык салым күчерелгән. Персоналның айлык уртача хезмәт хакы 14,5 мең сум тәшкил иткән.