Татарстанда кабул ителгән кризиска каршы чаралар планы бәян ителде

Аның үзенчәлекләре хакында журналистларга икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта икътисад министры Марат Сафиуллин республикада кризиска каршы кабул ителгән чаралар прогаммасы белән таныштырды.
Республика икътисадын тотрыклыландыруга юнәлдерелгән бу чаралар планы Министрлар Кабинеты карары нигезендә эшләнгән. Ул шулай ук Россия Хөкүмәте планнары һәм «Бердәм Россия» партиясе съездында кабул ителгән карарларны күздә тотып эшләнгән. Документ ике блокны эченә ала. Беренчесендә республика вәкаләтләре белән гамәлгә ашырыла торган чаралар урын алса, икенчесенә безнең икътисад үзенчәлекләрен күздә тоткан чаралар кертелгән.
Кичекмәстән күрелергә тиешле чаралар исемлегендә беренче булып Татарстанның социаль-икътисади өлкәсендәге гамәлдәге вәзгыятьне күзәтүнең нәтиҗәле яңа системасын төзү тора. Марат Сафиуллин белдергәнчә, мониторинг предприятиеләрнең инвестиция, эшлекле активлыгын тотрыкландыру өчен дә кирәк. Шуны күздә тотып, махсус карар ярдәмендә һәр тармакта республикадагы социаль-икътисади процессларга зур йогынты ясаучы предприятиеләр аерып билгеләнгән. Аларга күзәтчелек булдыру профильле министрлыкларга йөкләнә. Алар атна саен бу предприятиеләрдә эш шартларын, җитештерү күрсәткечләрен, дәүләт заказларының үтәлешен һ.б. тикшерергә йөкләмә ала. Бу мәсьәләләр ТР Икътисади советында да даими тикшереләчәк. Марат Сафиуллин аңлатуынча,кризиска каршы чаралар планында мониторинг эшенә җирле үзидарә органнарын тартуга аерым урын бирелә. Һәр район үз территориясендәге икътисади вәзгыятькә, җирле бюджетларга салым керемнәре килүгә һ.б. күзәтчелекне көчәйтергә тиеш. Планда шулай ук хезмәт базарында мониторингка зур урын бирелә.
«Бүген килеп туган вәзгыять шартларында, республикада икътисади үсешне саклауга юнәлдерелгән чаралар да кирәк», – ди министр. Документта бу уңайдан сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кече бизнес субъектлары өчен кредит ресурсларына юл ачу, хуҗалык субъектларына төшүче салым йөкләмәләрен киметү чаралары кертелгән. Чараларның тагын бер зур өлеше дәүләт заказы системасындагы үзгәрешләр, дәүләт чыгымнарын оптимальләштерү белән бәйле. Анда, аерым алганда, үзебездә җитештерелә торган товарларны күбрәк республика ихтыяҗлары өчен сатып алу, сату-алуда бердәм электрон мәйданнан файдалану һ.б. хакында сүз бара. Планда төзелеш комплексына ярдәм чаралары аерым урын алган. Алар арасында РФ Оборона министрлыгына башка төбәкләрдән кулланылмаган торак сертификатлары белән республикага күчкән хәрбиләрнең өлешләрен Татарстанда беркетү тәкъдимен кертү, намуссыз төзелеш оешмаларының төзелеш базарында эшләвен чикләү, киләсе елда капиталь ремонт эшләрен икеләтелгән күләмдә башкару һ.б. бар. Планда шулай ук предприятиеләрне финанс яктан савыктыру чаралары да киң урын алган.