Киләсе елда Татарстанда тулай төбәк продукты үсеше 3 процент күләмендә фаразлана

Бу ел ахырына аның үсеше 7 процент булыр дип көтелә
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы ел ахырына республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре нинди булачак, киләсе елга нинди макроикътисади күрсәткечләр фаразлана? Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга ТР икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде.
Министр аңлатуынча, әлеге фаразлар РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы тәкъдим иткән шартларга нигезләнеп ясалган. Бу ел ахырына Россиядә инфляция дәрәҗәсе 13,5 процент күләмендә планлаштырыла. Киләсе елда 12 процент булыр дип ниятләнә. Татарстанда ел ахырына инфляция 12,2 процент тәшкил итәчәк. Киләсе елга бераз азрак – 12 процент күләмендә фаразлана. Министр искәрткәнчә, инфляциянең азрак кимүенә сәнәгатьтә бәяләр төшү тенденциясе үз эзен сала. Киләсе елның март-апрель айларына сәнәгатьтә бәяләр төшү товарларның ваклап сату бәяләрендә дә чагылыш табачак.
Тулай төбәк продуктына килгәндә, Россиядә ел ахырына аның үсеше 6 процент көтелсә, 2009 елга үсеш 2,4 проценттан артмаячак. Билгеле булганча, узган ел бездә тулай төбәк продукты күләменең 8,7 процентка артуы зур күрсәткеч булган иде. Быел аның үсеше Татарстанда 7 процент көтелә, ә киләсе елга 3 процент күләмендә фаразлана. Сәнәгатьтә җитештерүгә килгәндә, быел ил күләмендә аның үсеше планлаштырылганнан 3 процентка кимрәк булачак. Татарстанда исә ел ахырына планлаштырылган күләмгә чыгу бурычы куелган. Киләсе елда Россиядә сәнәгатьтә җитештерү күләме үсеше 1,9 процент тәшкил итәр дип көтелә. Ә Татарстанда 5 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Татарстанда сәнәгатьтә җитештерүдәге илкүләм күрсәткечләрдән аермалы буларак, югарырак нәтиҗәләр көтүне Марат Сафиуллин республика предприятиеләрендә 2005-2008 елларда гамәлгә ашырылган масштаблы инвестиция программалары белән бәйләп аңлатты.
Халыкның реаль керемнәренә килгәндә (инфляцияне исәпкә алып), Россиядә ел ахырында аның үсеше 7 процент дәрәҗәсендә көтелә. Бездә исә 11процент тирәсе булырга тиеш. Киләсе елда Россиядә реаль керемнәр 2,5 процент дәрәҗәсендә фаразлана, Татарстанда, 2,7 процент күләмендә көтелә. Марат Сафиуллин ассызыклаганча, социаль-икътисади фаразларны билгеләгәндә федераль индекслар төп рольне уйнаса да, республика икътисадының мөмкинлекләре дә хәлиткеч рольне уйнаган. Үсеш мөмкинлекләрен шушы үзенчәлекләр дә билгели.