2007-2008 еллар өчен Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат премиясе ияләре ачыкланды

Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2007-2008 еллар өчен Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат премиясе конкурсы лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында 2007-2008 еллар өчен Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат премиясе конкурсы лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә дипломнарны һәм сыйфат билгеләрен ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов тапшырды.
Әлеге сыйфат конкурсының республикада инде дүртенче тапкыр уздырылуы. Бу юлы Хөкүмәтнең сыйфат премиясенә республиканың 9 районыннан 65 предприятие һәм оешма дәгъва иткән. Алар төрле өлкәләргә – нефть эшкәртү, машина төзелеше, нефть табу, нефть химиясе, химия сәнәгате, медицина, банк, аудиторлык хезмәтләре күрсәтүгә карый. Конкурсантларның яртысы эре предприятиеләр булса, калган яртысы кече һәм урта бизнес субъектлары. Катнашучыларның 23 проценты узган еллардагы конкурста чыныгу үткән булган. 19 оешманың исә республика, Россия күләмендә, Халыкара масштабтагы конкурсларда катнашу тәҗрибәсе бар. ТР Фәннәр академиясе президенты, ТР Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен бирү буенча Совет рәисе Әхмәт Мәзһәров билгеләп узганча, конкурс нигезләмәсе буенча, 3 лауреат билгеләнә. Ике премия, кагыйдә буларак, 250 дән артык кеше эшләгән предприятиеләр өчен, бер премия хезмәткәрләре 250 дән артмаган предприятие-оешмалар өчен карала. 250 дән артык кеше эшләгән предприятие-оешмалар категориясендә бу юлы ТР Хөкүмәтенең сыйфат премиясенә «В.Шнепп исемендәге Турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» ЯАҖ, «Татнефтепродукт» ХК ААҖ (Казан) лаек булды. Хезмәткәрләре 250 дән артмаган предприятие-оешмалар категориясендә «Лениногорски механика заводы» ҖЧҖ сыйфат премиясен алды. Әлеге премия ияләренә кубок формасындагы бүләк һәм ТР Премьер-министры имзалаган лауреат дипломнары тапшырылды.
2007-2008 ел нәтиҗәләре буенча 8 дипломант билгеләнгән.ТР Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен бирү буенча Советы дипломнарына эре предприятие-оешма категориясендә «Таттелеком» ААҖ (Казан), «Камаз-Металлургия» ААҖ (Чаллы), «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «Казаноргсинтез» ААҖ, ә кече предприятиеләр арасында дипломнарга Чаллының «Тиссан» ҖЧҖ, Казанның «НПП «Авиагаз-Союз+», «КазТИСИз,» җәмгыятьләре, Түбән Камадагы 44 нче һөнәр лицее лаек булды. Лауреатлар һәм дипломантларга шулай ук ТР Хөкүмәтенең сыйфат премиясе билгесе дә тапшырылды.
Бүгенге тантанада сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен кайбер предприятиеләр ТР Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен бирү буенча Совет грамоталары белән билгеләп үтелде. Алар – «Казметрострой» МУП, «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖ, «Казанның бердәм хисап үзәге» МУП, «Техник күзәтчелек хезмәте» МУП, «ГКС» НПП җәмгыяте.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов билгеләп узганча, инде 4 тапкыр уздырылган әлеге конкурс үзенең абруен ныгыта бара. Конкурс шартлары катгыйлануга карамастан, катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта. «Шушы вакыт эчендә сыйфат премиясенә республиканың 240 ка якын предприятие-оешмасы дәгъва итте. Дүрт конкурс нәтиҗәсендә, 12 лауреат, 28 дипломант ачыкланды. Алар ныклы финанс хәлендәге, хезмәт җитештерүчәнлеге тотрыклы үскән предприятиеләр. Ел саен ТР Хөкүмәтенең сыйфат премиясенә дәгъва итүчеләрнең җитештерү-хуҗалык эшчәнлеген бәяли торган таләпләр арта», – дип билгеләп үтте Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары. Аның фикеренчә, бу конкурс хуҗалык субъектларына бизнесны алып баруның нәтиҗәлелеген арттырырга, үзләренең эшлекле абруйларын ныгытырга, конкурентлыкка сәләтне күтәрергә ярдәм итә. Равил Моратов белдергәнчә, бу бүгенге катлаулы вәзгыять шартларында бик мөһим.