news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Фәйзуллин: Ярдәм чаралары төзелеш тармагындагы пандемияне җиңәргә булышты

2021 елда Татарстанда 85 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастыру ниятләнә.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Пандемия вакытында Россиядә төзелеш тармагы тулаем алганда ярдәм чаралары, шул исәптән ташламалы ипотека нәтиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә иреште.

РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«2020 елдагы — пандемиянең беренче елындагы нәтиҗәләр күрсәткәнчә, тулаем алганда төзелеш тармагында торак сафка бастыру буенча, илебездә гамәлгә ашырыла торган төзелешнең барлык төрләрендә дә күрсәткечләр яхшы булды. Сәнәгать, юллар төзелешендә нәтиҗәләр узган еллардагыга караганда югарырак. Монда юл һәм торак төзелешендә ярдәм чаралары, шул исәптән ташламалы ипотека зур роль уйнады», — диде министр.

Ул китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 2020 елда 82 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, 2021 елда 85 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастыру ниятләнә, ә 2022 елга исә рациональ максатларда амбициоз план (90 миллион квадрат метр) билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100