Азнакай районы мәктәпләрендә кибермошенниклык темасына багышланган онлайн чара булды

Мошенниклар кешенең курку хисендә уйныйлар һәм теләгәннәренә ирешәләр.

(Азнакай, 23 октябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ»). Банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре укучыларга кибермошенникларның нинди алдау алымнары куллануларын, ничек алар җәтмәсенә капмаска кирәклеген аңлаттылар һәм өйдә өлкәннәргә дә бу хакта җиткерергә куштылар.

Россия Банкы бәяләгәнчә, санкциясез операцияләрнең 60 проценты «социаль инженерия»гә туры килә. Мошенниклар кешенең курку хисендә уйныйлар һәм теләгәннәренә ирешәләр.