Үзмәшгульләр өчен салым режимы тагын 13 төбәктә кертеләчәк

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын әлегә бөтен илгә таратмаячаклар.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимын әлегә бөтен илгә таратмаячаклар. 2020 елда аны тагын 13 төбәктә кулланышка кертәчәкләр. Шул турыда беренче вице-премьер, финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте. Бу хакта “Российская газета” яза."Салымчылар белән аларның мөмкинлекләре турында фикер алышканнан соң, без ел башыннан бу экспериментта донор төбәкләргә катнашу мөмкинлеге бирү турында килештек. Барлыгы алар 13" - диде Силуанов "Беренче канал" эфирында.Экспериментның бөтен илгә таралуына килгәндә, элегрәк вице-премьер башта үзмәшгульләр буларак теркәргә мөмкин булган һөнәрләр исемлеген төгәл билгеләргә кирәк, дип әйткән иде.Хәзер мондый гражданнар өчен "Минем салым" мобиль кушымтасында конкрет шөгыль сайлаудан тыш, "Башка" опциясе дә бар. Аны кушымтада теркәлеп сайларга мөмкин. Ә Силуанов фикеренчә, һөнәрләр исемлеге теркәлгән булырга тиеш. Бу үзмәшгульләр өчен салым режимын киләчәктә таратуга кирәкле шарт. Үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү буенча эксперимент 2019 елның 1 гыйнварында илнең дүрт төбәгендә: Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстанда старт алды. Ул еллык кереме 2,4 миллион сумга кадәр булган, түләүле хезмәтләр күрсәтүче яки ялланган хезмәткәрләрдән башка үзләре җитештергән товарлар белән сәүдә итүче гражданнарны күз алдында тота. Алар башка гражданнар белән эшләгәндә керемнең 4 проценты, шәхси эшмәкәрләр һәм компанияләр белән эшләгәндә 6 проценты күләмендә гадиләштерелгән тәртиптә салым түли алучы үзмәшгульләр.