Илкүләм проектлар буенча килешүләр төзү планы 94 процентка үтәлгән

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре киләсе ел башында ясалачак.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Илкүләм проектлар буенча 13,7 млрд сумга 523 дәүләт контракты төзелгән, бу гомуми планның 94 процентын тәшкил итә. Контрактлар төзү буенча калган эш 2019 елның октябрь азагына кадәр төгәлләнәчәк. Бүген бу хакта VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында икътисад министры Фәрит Абдулганиев әйтте.

Хәзерге вакытта Татарстан Хөкүмәте тарафыннан илкүләм проектларның 48 төбәк программасы расланган. “Социаль объектлар төзү, җиһазлар кайтару эше график буенча бара”, - диде министр.

Ул илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре киләсе ел башында ясалачагын әйтте. “Россия Хөкүмәте тарафыннан 2020 елның апрелендә Казанда Россия Хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев рәислегендә илкүләм проектлар буенча беренче бөтенроссия форумын уздыру карар ителде”, - диде Фәрит Абдулганиев.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 25,7 млрд сум акча юнәлдерү ниятләнә. 18,1 млрд сумы – федераль бюджет, 7,6 млрд сумы – республика бюджетыннан.

Татарстанда илкүләм проектларга 2019-2021 елларда 42,3 млрд сум акча биреләчәк, шуның 31,9 млрд сумы – федераль бюджеттан.