Икътисад министры агросәнәгать комплексындагы инвестицион проектларны атады

2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 227,7 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның икътисад министры Фәрид Абдулганиев VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында агросәнәгать комплексында инвестицион проектлар турында сөйләде.“2019-2021 елларда унбиш муниципаль районда сөт комплекслары төзелеп эшли башлады. Бу Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лаеш, Саба, Лениногорск, Нурлат, Тукай, Ютазы районнары. “Казан сөт комбинаты”нда быел җитештерү куәте бер елга йөз мең тонна егәрлеккә җиткерелде”, - диде министр.Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә (2019-2020 еллар) тәүлегенә алтмыш тонна җитештерә торган тегермән комплексы төзелеше ниятләнә.“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасы нигезендә, безнең алда агросәнәгать комплексының экспорт потенциалын киңәйтү бурычы тора, шул исәптән хәләл продукция хисабына да”, - диде Фәрид Абдулганиев.2019 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 227,7 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә. Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 103,6 процент.Авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык үсеш темплары 101, процент дәрәҗәсендә фаразлана. Азык-төлек сәнәгатендә производство үсеше темплары 102,1-103,8 процент күләмендә көтелә.