Россиядә минималь хезмәт стажын арттырырга телиләр

Пенсия яшен арттыруга караганда, хезмәт стажын арттыру кулайрак дип билгеләп үтелгән.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә минималь хезмәт стажын арттырырга телиләр. Бу хакта "Ведомости" яза.

Хезмәт стажын арттыру пенсия яшен арттыру урынына булырга мөмкин. Пенсия яшен арттыруга караганда, хезмәт стажын арттыру кулайрак дип билгеләп үтелгән.

Чиновниклар сүзләренә караганда, хезмәт стажын арттыру югары пенсия алу өчен яхшы стимул булып тора.