Марат Сафиуллин “ЗМ” компаниясе вәкилләре белән очрашачак

Очрашуда “ЗМ”ның Татарстан белән ихтимал булган киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралды.
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Казанга чираттагы эш сәфәре белән “ЗМ Россия” компаниясе вәкилләре килде. Бүген ТР Икътисад министрлыгында ведомство башлыгы Марат Сафиуллин компания вәкилләре белән очраша, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Бу делегациянең эш сәфәре максаты – республиканың нефть табу һәм эшкәртү өлкәсендәге эре предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашу, инновацион технологияләр хисабына нәтиҗәлелекне һәм сәнәгать куркынычсызлыгын арттыру турында фикер алышу.

Республикада өч көн булу вакытында компания вәкилләре “Татнефть”, “Түбән Кама Нефтехим” һәм “Танеко” компанияләре вәкилләре белән очрашачак. Министрлыктагы бүгенге очрашуда визит нәтиҗәләре һәм Татарстан белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралачак.

ТР икътисад министры Марат Сафиуллин белән очрашуда идарә әгъзалары, “Нефть-газ тармагы өчен материаллар” Департаменты директоры Андрей Чичагов, шул ук департаментның бизнесны үстерү директоры Роман Пушкарев һәм проектлар җитәкчесе Петр Коротков катнашачак.

“ЗМ” компаниясе – 50 меңнән артык тауар җитештерүче халыкара танылган корпорация. Компаниянең аеруча мәгълүм тауарлары – Scotch ябыштыру тасмасы, ябыштыргыч блокнотлар, магнит тасмасы, юл билгеләре өчен яктылык кайтаргыч пленка.

Россиядә компаниянең вәкиллеге 1991 елда ачылган.