news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара эшмәкәрләре үзмәшгульләргә үз продукцияләрен сату ысуллары турында сөйләде

Чара гражданнарны кабул итүдән башланды.

Кукмара эшмәкәрләре үзмәшгульләргә үз продукцияләрен сату ысуллары турында сөйләде
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районы Мәдәният йортында «Эшмәкәрлек һәм хакимият. Эчкерсез сөйләшү» форматындагы очрашу узды. Анда үзмәшгульләргә үз продукцияләрен сату ысуллары турында да сүз булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чара гражданнарны кабул итүдән башланды. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Районыбыз эшмәкәрләре аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

«Кукмара районы тулаем төбәк продуктында кече бизнес өлеше буенча алдынгыларның берсе булып тора. Биредә иң мөһиме: һөнәр-кәсепләр эстафета буларак буыннан-буынга яшьләргә тапшырыла. Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча институт ул — хакимият һәм эшмәкәрләрне бәйләүче җеп. Без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер», — диде Фәрит Габделганиев.

Очрашуның икенче өлешендә спикерларның чыгышлары тыңланды. Алар район эшмәкәрләренә дөрес итеп алыш-биреш алып бару, кризис чорында сатуны арттыру, салым режимын дөрес итеп сайлау, коррупциягә каршы коммерцияле оешмаларның катнашуы турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100