news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Чүпрәле районының инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр

Чара «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре көннәре проекты» кысаларында узды.

Казанда Чүпрәле районының инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр
http://chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). 22 сентябрьдә Казан шәһәрендә Чүпрәле районының инвестицион потенциалы тәкъдим ителде. Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре көннәре» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Проект республика районнарының инвестицион потенциалын үстерүгә, эшлекле климатны яхшыртуга һәм эшкуарлык җәмәгатьчелегенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Чүпрәле районы әлеге проектта беренче катнашучылардан булды һәм килгән кунакларга әлеге мәйданчыкта үзенең инвестицион климатын тәкъдим итте.

Фойеда Чүпрәле товар җитештерүчеләренең үз продукциясе тәкъдим ителде. Болар — «Дуван бакчасы» кооперативыннан җиләк-җимеш, кайнатмалар, КФХ «Фәнил Җәббаров» һәм «Р. Р. Камараев»тан сөт продукциясе: кефир, катык, каймак, йогыртлар. Шулай ук «Ак калфак» җәмгыяте һәм үзмәшгуль Регина Сабирҗанованың кулдан эшләнгән сувенир эшләнмәләре, икмәк заводыннан ипи-кондитер продукцияләре дә бар иде.

Бизнес-очрашу кунакларына районның 90 еллык тарихы, мәдәнияте белән туган якны өйрәнү музее, мәдәниятчеләр йөзендә танышу мөмкинлеге тәкъдим ителде.

«Чүпрәле районында инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлек күренә. Район инициативалы, аның үз максатлары һәм юнәлешләре бар. Кешеләргә кызыклы һзм яңа проектлар барлыкка килә. Һәм бу эштә без сезгә ярдәм итәргә әзер», — диде Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев.

Чүпрәле районының инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге һәм районда эшләп килүче предприятиеләр эшчәнлеге турында район башлыгы Марат Гафаров сөйләде.

"Безнең төп бурыч-алга таба үсеш. Без яңа идеяләр, проектлар өстендә эшлибез, күрше төбәкләрдәге җитештерүчеләр белән элемтәләрне җайга салабыз, аларны безнең районга җәлеп итәбез. Беренче чиратта, аграр район буларак, без авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү юнәлешен күз алдында тотабыз", — дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Очрашу ахырында «ТР ССП» берлеге белән Чүпрәле районы һәм муниципалитет товар җитештерүчеләре арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү имзаладылар. Әлеге килешү икътисади потенциалны алга таба үстерүгә, эшкуарлык эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга, Чүпрәле районы предприятиеләренең эчке һәм тышкы базарларда продукциясен, товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100