Металл калдыклары әйләнешен контрольдә тоту эшчәнлегенең алдагы 3 елга планы әзерләнә

ТР Икътисад министрлыгында кара һәм төсле металл калдыклары әйләнешен контрольдә тотуны координацияләү буенча оператив штаб чираттагы утырышын уздырды
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Икътисади үсеш темплары җанлана башлау белән, хәзер металл бәясендә дә үсеш күзәтелә. Шул шартларда кара һәм төсле металл калдыкларының законсыз әйләнеше белән бәйле вәзгыятьнең катлаулану ихтималы зур. Бигрәк тә бакчачылык ширкәтләрендә, сезон ябылу белән, дача йортлары металл каракларының төп игътибар объектына әйләнә. Әлеге проблемаларның чишелешен бүген Кара һәм төсле металл калдыкларының әйләнешен координацияләү буенча оператив штаб утырышында эзләделәр. ТР икътисад министры Марат Сафиуллин рәислегендә узган утырышта Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтләрнең, Федераль салым хезмәтенең ТР идарәләре, Дәүләт Советы, ТР Прокуратурасы вәкилләре катнашты.

Кара һәм төсле металл калдыклары әйләнешен контрольдә тоту буенча зур җаваплылык хокук сагында торучыларга төшә. ТР ЭЭМ Икътисади җинаятьчеләргә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов билгеләп узганча, кара һәм төсле металл белән бәйле хокук бозуларның төп өлешен бакчачылык йортларыннан урлаулар тәшкил итә. “Узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бакчачыларның үзләрен бу көрәшкә җәлеп итеп, металл җыю пунктларына контрольне көчәйтеп бу эшне катгыйландырып була”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, алып барыла торган оператив-профилактик чаралар елдан-ел камилләшә. Бу төр җинаятьләрне берничә тапкырга киметүгә ирешү шуның нәтиҗәсе. Мәсәлән, узган елның 8 аенда шундый 502 җинаять теркәлгән булса, быел 2 такырга кыскаруы күзгә ташлана. Аерым алганда, төсле металл урлау фактлары 3 тапкырга кимегән. “Бакчачылык сезоны башлану белән үк территорияләрдә хокук саклау органнары вәкилләре рейдларга керешә. Бу чаралар проблемаларны ачыклау белән бергә, хәлне тотрыклыландыруга да ярдәм итә”, -дип билгеләп узды идарә башлыгы урынбасары.

Металл калдыкларының законсыз әйләнеше белән бәйле вәзгыятьне бакча караклары гына түгел, металл урлауның һәм сатуның җайга салынган чылбырын төзегән затлар да катлауландыра. Алар, кагыйдә буларак, үзләре эшләгән эре предприятиеләрдә металл урлау юлына басучылар. Бүгенге утырышта берничә шундый факт мисал итеп китерелде. Мәсәлән, “Түбән Кама нефтехим” җәмгыятендә предприятие территориясеннән составында титан булган җиһаз урлаучы 8 кешелек төркемнең эзенә төшкәннәр. Оператив чаралар барышында бу җиһаз кире предприятиегә кайтарылган. Хәзер гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарылган. Ә менә металл эшкәртү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе булган “Камаз-Металлургия”дә бер цех җитәкчесенең 106 тонналык металл урлавы ачыкланган. Урланган әйберләр предприятиегә кайтарылган, гаеплегә карата җинаять эше судка җибәрелгән. Эре предприятиеләрнең берсендә исә металл торбалар урлау һәм реализацияләү эшенә биредәге каравылчылар җәлеп ителгән. Шул юл белән предприятиегә 1,5 млн. сумлык зарар салынган.

Ренат Гайнетдинов аңлатканча, кышкы чорда да оператив-профилактика эшләрен көчәйтелгән рәвештә алып бару кирәк. Бу масштаблы төзелешләр алып барылган җирләрдә аеруча мөһим.

Бүгенге утырышта билгеләп үтелгәнчә, шәһәр-районнарда легаль металл кабул итү пунктларының аз булуы да урыннарда көрәшне кыенлаштыра. Буш урынга, кагыйдә буларак, законсыз рәвештә металл җыю һәм сату белән шөгыльләнүчеләр килә. Мәсәлән, Әлки, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Лаеш, Балык Бистәсе, Минзәлә, Спас, Тукай районнарында бүгенге көндә законлы рәвештә ачылган фәкать берәр генә металл кабул итү пункты эшли. Бүгенге утырышта әлеге районнарның җитәкчеләренә бу эшне активлаштырырга чакырып мөрәҗәгать әзерләргә килештеләр. Штаб утырышында Марат Сафиуллин шулай ук алдагы 3 елга җаваплы ведомстовларның металл калдыклары әйләнешен контрольдә тоту буенча уртак эшчәнлегенең планын әзерләү бурычын куйды. Ул якындагы 1 атна эчендә эшләнәчәк.