Т. Иртуганов: “Агач эшкәртү” күргәзмәсе урман сәнәгате проблемаларын хәл итәргә булыша”

Урман хуҗалыгы – урман ресурсларын тирән эшкәртү һәм урман сәнәгатен үстерүнең төп юнәлеше
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмә үзәгендә Көзге төзелеш форумы ачылды. Аны рәсми рәвештә ачып җибәрү тантанасында Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе Марат Галиев, ТР Дәүләт Советының экология, табигый ресурслар һәм җир куллану комитеты рәисе Ринат Абдуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Зөфәр Абдуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Андрей Ясько, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Азат Әюпов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин һәм башкалар катнашты.
“Татарстан – Россиядә алга киткән төбәкләрнең берсе. Бүгенге күргәзмәдә кулланучыларның һәм сатып алучыларның киң спектры тәкъдим ителгән. Татарстанның төзелеш базарында коммерция һәм социаль ипотекалар хисабына мәһабәт йортлар калкып чыга. Инженер коммуникацияләрнең капиталь ремонтына бездә шулай ук ихтыяҗ көчле”, - дип, Марат Галиев күргәзмәдә катнашучыларга уңышлы килешүләр төзелүен теләде.
Зөфәр Абдуллин чыгышында билгеләп узганча, Татарстанның урман комплексы соңгы елларда республика һәм Россия җитәкчелегенең, бизнес-берләшмәләр һәм җәмәгатьчелекнең җитди игътибар үзәгенә алынды. “Агач эшкәртү” күргәзмәсе кулланучыларга урман, агач эшкәртү һәм җиһаз сәнәгатенең әзер продукциясен тәкъдим итә. Урман хуҗалыгы – урман ресурсларын тирән эшкәртү һәм урман сәнәгатен үстерүнең төп юнәлеше. Урман сәнәгатенең киләчәге башка тармакларның да үсешенә бәйле”, - дип белдерде урман хуҗалыгы министры. Азат Әюпов та Зөфәр Абдуллин сүзләрен хуплап, республиканың сәнәгый-икътисади системасында агач эшкәртү системасының мөһим урын тотуын ассызыклады.
Россия урман сәнәгате һәм урман экспортерлары берлеге президенты урынбасары Тимур Иртуганов фикеренчә, урман сәнәгатендә әле хәл ителмәгән проблемалар бар. Яңа урман кодексы да әле тулы куәтендә эшләми. “Агач эшкәртү” темасына күргәзмәләр җитешсезлекләрдән арыну мөмкинлеген бирә дип уйлыйм”, - ди Тимур Иртуганов.
Андрей Ясько исә, Татарстанның төзелеш тармагы күрсәткечләре, сафка бастырылучы яңа сәнәгать предприятиеләре саны, нефть эшкәртү өлкәсе казанышлары һәм башкалар буенча алдынгы төбәк булуына басым ясады. “Шулай ук Татарстанда “Россия гражданнарына – уңайлы һәм һәркем алырлык торак” программасын гамәлгә ашыруга да җитди игътибар юнәлтелә”, - дип билгеләп үтте Андрей Ясько.