Көнбатыш икътисади районы төзелеш материаллары белән тәэмин итүче үзәк ролен үтәргә мөмкин

Бүген ТР Икътисад министрлыгында узган коллегия утырышында әлеге икътисади районны үстерү стратегиясе проекты тикшерелде
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Икътисад министрлыгы коллегия утырышында Көнбатыш икътисади районының үсеш стратегиясе проекты беренче тапкыр киң аудиториягә фикер алышуга чыгарылды. Аны коллегия әгъзалары игътибарына министрлыкның территориаль бүлеге җитәкчесе Марина Ильина тәкъдим итте.
Стратегиядә Көнбатыш икътисади зона составына 6 муниципалитет – Буа, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары кертелгән. Бу, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче районнар. Марина Ильина аңлатуынча, бу төбәкләрдә җитештерү темплары ил күләмендәге уртача күрсәткечтән түбән. Республика икътисадының үсеш ноктасы буларак уйланылган Кама икътисади районы белән чагыштырганда бу аермалык тагын да ачык сизелә. Шуңа күрә, Көнбатыш зона икътисадына һәм биредәге социаль өлкәгә инвестицияләр салу зур нәтиҗәләр бирмәячәк. Стратегияне эшләүчеләр Көнбатыш зонада икътисадны үстерү өчен тармак программалары эшләргә кирәклекне, республика Хөкүмәте тарафыннан бирегә инвесторлар килүгә юл ачу өчен шартлар тудырылырга тиешлекне ассызыклый. Бу биредә гамәлгә ашырылырга тиешле программаларны дәүләт гарантияләре белән тәэмин итүдә, инвестиция программаларының географиясен билгеләп, инвесторлар өчен база булдыруда чагылырга тиеш.
Марина Ильина сүзләренә караганда, әлеге зонага керүче төбәкләрнең моңарчы файдаланылмый яткан мөмкинлекләрен тулы көченә кулланырга кирәк. Стратегияне эшләүгә алыныр алдыннан, биредәге территорияләргә диагностик тикшеренүләр уздырылган. Алар Көнбатыш икътисади районына керүче муниципалитетлар территориясенең каты файдалы казылмаларга бай булуын ачыклаган. Мәсәлән, Әлки һәм Арча заводлары өчен элиталы кирпеч җитештерү өчен кирәкле балчык бүген нәкъ менә биредән алына. Известняк, карамзитларга да бай Көнбатыш зона. Татарстанда гипс, фосфоритлар һәм мергель (известняк белән балчык кушылмасы) ятмалары исә фәкать биредә генә очрый. Шуны күздә тотып, Көнбатыш икътисади районын республикада төзелеш материалларының сәнәгый базасы буларак үстерү ниятләнә. Стратегия проектында сыйфатлы балчык чыккан Көнбатыш районның үзендә кирпеч заводы төзелеше урын алган. Елына 25 млн. данә продукция җитештерүгә сәләтле һәм җирле казнаны 8 млн. сум күләмендә салым түләүләре белән тәэмин итәчәк производствоны Тәтеш районына урнаштыру нияте бар.
Көнбатыш зонаны үстерүдә табыш чыгыныкларының тагын бер варианты итеп туризмны үстерү карала. Марина Ильина аңлатуынча, биредәге районнарның яхшы экологик хәле дә аларның инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрүгә ярдәм итәчәк. Моның белән коллегия әгъзалары да килеште. Биредә туризмның төп ике төрен үстерергә ниятлиләр. Беренчесе авылларда чит төбәкләрдән, илләрдән кунаклар кабул итү, аларны авыл гаиләләрендә яшәтеп, төбәкнең мәдәнияте, тарихы, йолалары, табигате белән таныштыруга исәпләнгән аграр туризм. Туризмның икенче төре исә ял көннәрендә елгада балык тотуга исәпләнгән. Апас, Кайбыч районнары шундый туризм өчен кулай төбәкләр дип исәпләнә. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү лидерларының берсе булган Апас төбәге авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төзелеш материаллары җитештерү төбәге дә булачак. Кайбыч исә үзенең күлләргә бай булуы белән балыкчылык комплексын үстерүгә этәргеч бирергә тиеш. Федераль трасса янында урнашкан Чүпрәле районы юл яны территорияләрендә хезмәтләр күрсәтүне үстерү буенча махсуслашырга мөмкин. Р-241 федераль тимер юл трассасы уза торган Буа районы территориясен төп логистика үзәге буларак файдалану ниятләнә. Биредә логистика терминалын төзү планы бар. Шулай ук районга кече һәм урта бизнесны үстерүдә зур өметләр баглана. Кама Тамагының гипс эшкәртү заводы урнашкан төбәк буларак әһәмияте артачак. Минераль су чыгынаклары табылган Тәтеш районында республика әһәмиятендәге «Ундоры» дәвалау үзәге төзү нияте бар.
Мәгълүм булганча, республиканы икътисади зоналарга бүлүгә озак вакытка исәпләнгән «Татарстанда җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру» программасында мөһим урын бирелә. Әлеге зоналарның үсеш Концепцияләре программаның состав өлешен тәшкил итәчәк. Районнарны зоналарга берләштерү муниципалитетларны тигез икътисади шартларга кую өчен эшләнә. Кама, Башкала һәм Нефть икътисади зоналары буенча үсеш Концепциясе инде әзер. Хәзерге вакытта мондый документлар ТР Икътисад министрлыгында Төньяк, Көньяк һәм Көнбатыш районнар буенча эшләнә.