Икътисад министрлыгында республика икътисады өчен кадрлар әзерләү хакында сөйләшәчәкләр

Коллегия утырышының көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Икътисад министрлыгында чираттагы коллегия утырышы узачак. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылган. Алар арасында үзәк урынны республика икътисады тармаклары өчен кадрлар әзерләү белән бәйле мәсьәләләр алып тора. Сүз аерым алганда, тармак белгечләрен әзерләүгә ихтыяҗ, корпоратив идарә буенча министрлык-ведомстволар җитәкчеләрен укытуны оештыру турында барачак.
Коллегия утырышында шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге индикаторлары, Көнбатыш икътисади районының үсеш стратегиясен эшләү хакында фикерләшергә җыеналар, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.