Икътисад министрлыгында корпоратив идарә буенча белем күтәрү программасы эшләнә

Аның нигезенә белем күтәрү буенча ике курс салынган
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Икътисад министрлыгының коллегия утырышында каралган мәсьәләләрнең берсе – җитәкчеләрнең корпоратив идарә буенча укуын оештыру белән бәйле иде. Әлеге тәкъдимне министрлыкка предприятие җитәкчеләре керткән. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче уку йортлары белән сөйләшүләр узганнан соң, министрлыкта корпоратив идарә буенча белем күтәрү  программасы  әзерләргә булганнар. Аны, министр Марат Сафиуллин белдергәнчә, бу ел ахырына кадәр кулланышка кертү ихтыяҗы зур.
Коллегия утырышында бу документны әзерләүчеләрнең берсе - «ICL –КПО ВС» ның маркетинг буенча директор урынбасары Дмитрий Даловский чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, программаның нигезенә белем күтәрү буенча ике курс салынган. Аларның берсе – җитәкчеләр өчен проектлар белән идарә итүгә исәпләнсә, EPR системасы базасында предприятиеләр белән идарәне күздә тота. Курсларның икесе дә корпоратив идарәнең төп технологияләрен эченә ала. Курслар гамәлгә ашыру технологияләре буенча охшаш. Һәркайсы ике өлештән: мәҗбүри лекция материалларын үзләштерүдән һәм практикадан тора. Теорияне гамәлдә куллану курсантларны төркемнәргә бүлеп, эшлекле уеннар уздыру рәвешендә уйланылган. Бу уеннарның нигезенә җитештерү предприятиесе яки коммерцияле предприятие белән идарәдә очрый торган реаль хәл алына.