Бүген “Казан ярминкәсе” ндә Көзге төзелеш форумы ачылды

Көзге төзелеш форумының төп максаты – төзелеш тармагында яңа проектларны һәм технологияләрне гамәлгә кертү һәм төзелеш базарын сыйфатлы материаллар белән тәэмин итү
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмә үзәгендә төзелеш тармагы казанышларын һәм заманча идеяләрне, әйдәп баручы Россия һәм чит ил компанияләре хезмәтләрен һәм продукциясен алга сөрүгә багышланган “Көзге төзелеш форумы” ачылды. Аны “Казан ярминкәсе” ААҖ, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, ТР Сәнәгать һәм сәүдә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыклары, Казан шәһәре мэриясе, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, Татарстан төзүчеләре берлеге, Россия төзелеш инженерлары җәмгыяте оештырган.
Көзге төзелеш форумының төп максаты – төзелеш тармагында яңа проектларны һәм технологияләрне гамәлгә кертү һәм төзелеш базарын сыйфатлы материаллар белән тәэмин итү.
Биредә Татарстан Республикасы шәһәрләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Екатеринбург, Воронеж, Түбән Новгород һәм Россиянең башка төбәкләреннән, Беларусь, Кытай, Люксембург, Швейцария чит илләреннән 300 дән артык компания үз стендларын тәкъдим итә.
Көзге төзелеш форумы “Торак”, “Биналар һәм корылмаларның инженер коммуникацияләре”, “Агач эшкәртү” күргәзмә проектларын берләштерә. Алар төзелеш тармагының барлык юнәлешләрен, шулай ук заманча төзелеш материалларын һәм җиһазларны күзалларга ярдәм итәчәк. “Торак” махсуслашкан күргәзмәсе объектлар төзелеше һәм аларны проектлаудан башлап, заманча техника белән җиһазлауга кадәр мәгълүматтан гыйбарәт булган эре масштаблы экспозицияне күздә тота. Быел “Торак” күргәзмәсендә Марий-Эл Республикасы төзелеш комплексының коллектив экспозициясе тәкъдир ителә.
Инженер коммуникацияләргә багышланган күргәзмәдә инженер челтәре өлкәсендә әйдаман саналган илнең эре ассоциация вәкилләре катнаша. Алар Мәскәү шәһәренең биналарны автоматизацияләү буенча BIG-RU , KONNEX ассоциацияләре, Россия төзелеш инженерлары ширкәте һәм башкалар. Агач эшкәртү” күргәзмәсенең максаты – урман сәнәгате комплексы өчен яңа технологияләр, җиһаз сәнәгате белән таныштыру, агач эшкәртү сәнәгате өчен чимал, кораллар, җайланмаларны күрсәтү. Күргәзмәнең “Агач эшкәртү җиһазлары” бүлегендә Мәскәү шәһәренең “Ками-станкоагрегат”, Казанның “Дюкон”, Самараның “МДМ-Техно”, Йошкар-Оланың “Марийагромаш”, Екатеринбургның “Уралдревмаш” компанияләре экспозицияләре белән якыннан танышырга була.
Көзге төзелеш форумы төзелеш тармагы белгечләре өчен генә түгел, ә ышанычлы җитештерүчеләрдән һәм дистрибьюторлардан сыйфатлы товарга ия булырга һәм югары квалификацияле белгечләрдән консультация алырга теләгән гади кулланучылар өчен дә кызыклы.
26 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк форум кысаларында “Инженер биналарны автоматизацияләү”, “ТР урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану”, “Монолит ПЕНОБЕТОН СОВБИ” – биналарны һәм үткәргеч торбаларны нәтиҗәле җылыту”, “Вентиляциянең энергия саклау системалары” темаларына түгәрәк өстәл утырышлары, семинарлар, тәкъдир итүләр һәм башка чаралар оештырылачак. Иртәгә “Казан ярминкәсе” территориясендә “Торак”, “Биналар һәм корылмаларның инженер коммуникацияләре”, “Агач эшкәртү” күргәзмәләре командалары арасында футбол матчы көтелә. 25 нче сентябрь көнне форумның эшен төгәлләү тантанасында күргәзмә эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча дипломнар тапшырылачак. Башкала кунаклары Казан буенча экскурсия дә кылачак.