Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда – төзелеш шаукымы
Татарстанда – төзелеш шаукымы
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Татарстанда “төзелеш” эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләр башкарган төзелеш эшләре күләме агымдагы елның беренче сигез аенда 43,7 миллиард сум тәшкил итә. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бу 2004 елның гыйнвар-август дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 58,9 процентка күбрәк. Предприятиеләр, оешмалар һәм халык тарафыннан үз акчалары хисабына 512,3 мең квадрат метр гомуми торак мәйданы кертелгән.
Шул ук вакытта республика предприятиеләре бетон катнашмасын 35,8 процентка күбрәк җибәргән, төзелеш эремәсен – 30,5 процентка, такта материалларын – 28 процентка, тәрәзә һәм ишек блокларын – 7,5 процентка, төзелеш кирпечен – 7 процентка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз