«Казань Экспо» комплексы планлаштырылганнан соңрак ачылачак

Төзелеш мәйданы киңәю сәбәпле, комплекс 2018 елның язында ачылачак.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). «Казань Экспо» комплексын файдалануга тапшыру вакыты 2018 елның язына күчерелгән, бу өстәмә күргәзмә мәйданчыклары төзү карары кабул ителү белән бәйле. Комплексның гомуми мәйданы 51,4 мең кв.метрдан 75,4 мең кв.метрга кадәр артачак.

“Заявка биргән вакытта ук күргәзмә комплексының параметрлары Дөнья чемпионаты үткәрерлек итеп планлаштырылды. Без моңа кадәр гамәлдә булган мәйданчыкларны һәм дөньядагы эре күргәзмә мәйданнарының эшен өйрәндек. Проект планына аерым бер үзгәрешләр кертелде. Элек бу бердәм комплекс булыр, дип планлаштырылган иде, аннары аны, берничә өлешкә бүлеп, бөтен территориягә урнаштыру турында карар кабул ителде. Хәзерге вакытка план расланган”, - диде бүген журналистларга “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин.

«Казань Экспо» халыкара күргәзмә үзәге «Казан» аэропорты янында төзелә. Өч күргәзмә павильоныннан торган комплекста  аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе бер-берсенә каплаулы коридор эченнән үтәрлек итеп тоташтырылачак. Үзәкнең инфраструктурасы 3 мең урынга исәпләнгән конгресс-холл, 30 дан алып 500 урынга кадәр исәпләнгән 35 трансформер-зал, парковка һәм туклану зонасыннан торачак.