Миңнеханов икътисад үсеше турында: Динамика бар, әмма бу тынычлану өчен сәбәп түгел

Быелның биш аенда республиканың тулаем төбәк продукты узган елга карата – 102,3, сәнәгый җитештерү индексы – 104,3, төзелеш күләмнәре буенча үсеш – 102,4, ваклап сатуда үсеш 110,1 процент тәшкил иткән.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан икътисады 2021 елның беренче яртыеллыгында уңай динамика күрсәтә, әмма төбәктә коронавирус аркасында урнашкан кризисның тискәре нәтиҗәләре төгәлләнмәде әле. Бу шартларда республикага катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнары утырышында.

«Бүгенге көндә икътисадта җанлану сизелә. Быелның биш аенда республиканың тулаем төбәк продукты узган елга карата – 102,3, сәнәгый җитештерү индексы – 104,3, төзелеш күләмнәре буенча үсеш – 102,4, ваклап сатуда үсеш 110,1 процент тәшкил иткән», - дигән мәгълүматлар китерде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге уңай саннар республика икътисадын алга таба үстерүдә тырышлыкны киметү өчен сәбәп була алмый.

«Беренче яртыеллыкта күзәтелгән динамика – тынычлану өчен сәбәп түгел. Бездә ТР Финанс министрлыгы әзерләгән аналитик мәгълүматлар бар. Аннан күренгәнчә, беренче яртыеллыкта күп кенә зур һәм урта предприятиеләр табышка салым буенча үз күрсәткечләрен киметкән. Бу узган елгы кризисның тискәре йогынтысы әле бар дигән сүз», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты утырышта катнашучыларга.

Миңнеханов сүзләренчә, шулай ук республика бюджеты турында да онытырга ярамый, ул 2021 елга 7 миллиард сум күләмендә дефицит белән формалаштырылган.

«Боларның барысы да бездән катгый финанс дисциплинасын, беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне үтәүне таләп итә. Без шулай ук илкүләм проектлар кысаларында безнең тарафтан билгеләнгән бурычларга чыгымнарның өстенлекле булуын аңларга тиеш. Федераль үзәк белән килешүдә күрсәтелгән барлык параметрларга да ирешергә кирәк», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы вазгыятьтә бюджетны тулыландыру өчен резервларга зур игътибар бирү зарур. Беренче чиратта, салым бурычы турында сүз бара.

«Ул 9,1 процентка кимесә дә, биредә ресурслар бар әле. Бу – 8,6 миллиард сум. Министрлык һәм ведомстволар дәүләт хезмәтләре һәм ярдәм чаралары алучыларга бурычлары булуы турында искәртеп торырга тиеш. Беренче чиратта, дәүләт алдындагы бурычыңны үтәргә кирәк. Моның өчен бөтен ресурслар да бар», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.