Республикага ташчылар җитми

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары аларны республикада максатчан әзерли башларга ниятли

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның беренче яртысында Татарстанда 939 мең кв. м мәйданда торак сафка бастырылган. Бу еллык биремнең 47 процентын тәшкил итә. 7 ай йомгаклары буенча, Татарстан еллык биремнең 55 процентын үтәү дәрәҗәсенә чыгарга ниятли. Ягъни август башына 1 млн. 100 мең кв. м мәйданда торак сафка бастырылырга тиеш. Шуның 220 мең кв. м социаль ипотека программасы буенча башкарылачак. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды мәгълүматларына караганда, гыйнвар-июнь айларында социаль ипотека программасы нигезендә 188 мең кв. м мәйданда торак төзелеп, еллык план 21 процентка үтәлгән. 9 муниципаль берәмлек планның инде 80 процентын башкарып чыкса, 13 муниципалитетта ул 10 процентка да тулмый. Әлеге мәгълүматлар бүген Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә яңгырады. Республикада торакны сафка бастыру һәм ветераннар өчен торак төзелеше анда күтәрелгән төп темалар иде. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда торак төзелешенең тиешенчә алып барылмавын ассызыклап узды. Төзелеш эшләре темпларының акрын баруына ике җитди проблема сәбәпче. Тимер-бетон эшләнмәләр һәм эре панельле йортлар төзелеше заводлары төзелеш материаллары белән тәэмин итеп өлгерә алмый, өстәвенә бүген республикада ташчыларга кытлык килеп туган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгышыннан аңлашылганча, эре панельле йортлар төзелеше һәм тимер-бетон эшләнмәләр заводларының эшчәнлегенә аномаль эсселек зур йогынты ясый. Заводлар инде болай да мораль яктан нык искергән җиһазларда эшли. Хезмәткәрләренең күпчелеге пенсиягә чыгу яшендә. Бүген төзелешләрдә тоткарлыклар чыкмасын өчен, биредә эш тәүлек әйләнәсендә алып барыла. Ә цехларда түзеп булмаслык 60 градуслы эсселек. “Кешеләрнең шундый шартларда физик яктан эшләү өчен мөмкинлекләре калмый. Алар баш тартырга мәҗбүр. Тимер-бетон эшләнмәләр һәм материаллар белән тәэмин итү графигының болай булганда өзелүе бик мөмкин. Шул шартларда эшчеләрне өстәмә рәвештә кызыксындыру чаралары кертеп кенә хәлдән чыгып булачак”, -ди Марат Хөснуллин. Моннан тыш, хәзер эре панельле йортлар төзелеше буенча 3 заводны модернизацияләү программасын әзерли башлаганннар.
Төзелештә төп эшне башкаручы – ташчылар белән бәйле проблема да бик актуаль. Бүген республикада аларга зур кытлык килеп туган. “Заказчылар һәм подрядчылар аларны күрше төбәкләрдән, якын чит илләрдән дә эзли. Дагыстан, Казахстанга да барып җиттеләр инде. Таштан 1 кубометр стена салган өчен бәя 2-2,5 мең сумга җиткерелде. Мондый бәяләр расланган сметада каралмаган булганга, подрядчылар өстәмә чыгымнар тотарга да риза. Шул бәягә дә эшче куллар табу авыр”, -ди министр. Марат Хөснуллин белдергәнчә, килеп туган вәзгыять җаваплы министрлык-ведомстволарны моннан сабак алып, киләчәккә карап эш йөртергә этәрә. “ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә ташчы белгечлеге буенча үзебезнең яшьләрне әзерләү турында сөйләшүләр алып барабыз. Техникум һәм училищеларда моны максатчан әзерли башларга кирәк”, -ди төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.