2015-2017 елларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча федераль стандартлар расланды

Стандартлар федерация субъектлары бюджетларына бүленә торган бюджетара трансфертлар күләмен билгеләү өчен раслана

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте 2015-2017 елларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча федераль стандартларны раслады. Документ тексты РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Документта әйтелгәнчә, федераль стандартлар федерация субъектлары бюджетларына бүленә торган бюджетара трансфертлар күләмен билгеләү, шул исәптән торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә финанс ярдәме күрсәтү өчен раслана.

Россия буенча урта алганда, бер айга 1 кв м торак мәйданына күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрнең ахыргы бәясе 2015 елда 122 сум, 2016 елда 131 сум, 2017 елда 138,3 сум тәшкил итә.

Россия буенча урта алганда, бер айга 1 кв м торак мәйданына торакны капиталь ремонтлау бәясенә федераль стандарт 2015 елга 7 сум, 2016 елга 7,3 сум, 2017 елга 7,6 сум күләмендә билгеләнгән.

Татарстан өчен беренче стандарт шушы 3 елга аерым-аерым 112,1 сум, 120,4 сум һәм 127,1 сум тәшкил итә.

Һәм ТР өчен икенче стандарт 6,7 сум, 7 сум һәм 7,3 сум тәшкил итә.