Равил Зарипов Нюрнберг сәүдә сәнәгать палатасы вәкилләре белән очрашты

Яклар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Нюрнберг сәүдә сәнәгать палатасының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе урынбасары Петер Компалла һәм «Handtmann» компаниясенең Россия белән БДБ буенча сервис хезмәте җитәкчесе Андрей Хайдербрехт белән очрашты. Яклар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде.
Очрашуда ТР сәүдә сәнәгать палатасы, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе һәм ТР Җитештерү субконтрактациясе үзәге вәкилләре катнашты.
“12 июньнән бирле Татарстанда, визит программасы бай булды”, - дип белдерде Петер Компалла. Ул республиканың «КВЗ» ААҖ, Данафлекс» ЯАҖ, «Алабуга» МИЗ, « «ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Татнефть» ААҖ һ.б. предприятие һәм оешмаларда булган.
“Татарстанга визит белән килергә әзерләнгәндә сезнең республика турында күп нәрсә белдем, әмма күргәннәрем мине шаккаттырды. Сезнең республиканың үсеш стратегиясе РФ төбәкләрендәге безнең планнар белән туры килә, аерым алганда, энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендә”, - дип билгеләп үтте Компалла әфәнде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Нюрнберг ягы вәкилләренә берничә тәкъдим ясады. Аерым алганда, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Сәүдә сәнәгать палатасы һәм Нюрнберг сәүдә сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турындагы өч яклы килешү әзерләргә һәм имзаларга. Шулай ук министр сәүдә вәкилләре белән алмашырга, студентлар алмашуны җайга салырга һәм ике яклы бизнес-миссия оештырырга тәкъдим итте.
Нюрнберг сәүдә сәнәгать палатасы вәкиле министр тәкъдимен зур кызыксыну белән кабул итте.
Аннары ТР сәүдә сәнәгать палатасы, ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе һәм ТР Җитештерү субконтрактациясе үзәге вәкилләре үз оешмаларын тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.