Николай Никифоров: “5+5” форумы идеяларны чынга ашыру мөмкинлегенә ышандыра”

Татарстан вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры форумга зур өметләр баглый
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Михаил Миронов). “5+5: Инновацияләр. Идел буе инициативасы” глобаль үсеш форумы инициативалы кешеләргә илне реформалаштыру буенча идеяләр чынга ашарга мөмкин булуына ышандыра. Бүген бу хакта форумда журналистларга Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров белдерде.
“Россиядә кызыклы идеяләр җитәрлек. Әмма бездә бу идеяләрне реаль проект дәрәҗәсенә һәм карар кабул итүче кешеләргә җиткерү механизмнары җитми, - диде Н.Никифоров. – Шуңа күрә “5+5” форумы мәйданы безнең өчен әһәмияткә ия”.
“Биредә һәр катнашучы 2 минутта теләсә нинди идея белдерә ала. Бу форум нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр формалаштырылып, турыдан-туры Президент администрациясенә, Россия һәм Татарстан Респрубликасы хакимиятенә җибәреләчәк. Әлеге тәкъдмимнәр чынга ашырылырга мөмкин, - дип ассызыклады министр. – Мондый чаралар кешеләргә идеяләр тормышка ашарга мөмкин, бу могҗиза түгел, ә көндәлек эш икәненә ышанырга мөмкинлек бирә дип саныйм”.