“Татнефть” КамАЗ”ларны традицион булмаган нефть чыгаруда куллана

“Татнефть” КамАЗ”ларны традицион булмаган нефть чыгаруда куллана

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татнефть” ААҖ нефть чыгаруда традицион булмаган ысул – свабирлауны киңрәк файдаланырга ниятли.

Әлеге ысул асылы шунда, скважинага кире кайта торган япкычлы пешкәк – сваб төшерелә. Япкыч үзе аша сыеклыкны үткәрә, ә күтәрелгәндә сыеклык пешкәк белән бергә өскә менә. Әлеге ысулның өстенлеге - тирәнлек насос җиһазлары урнаштырмыйча гына катламнан интенсив рәвештә сыекча килү мөмкинлеген өйрәнү, эзләү скважиналарында нефть чыгару эшләре башкару, бораулаганнан һәм капиталь ремонттан соң скважиналарны үзләштерү мөмкинлеге. Әлеге ысул скважиналарда шартлаткыч газлы һава кушылмалары барлыкка килүне юкка чыгара.

“Татнефть”тә свабирлау 2004 елда кулланыла башлаган. Узган ел 251 скважинадан 39 мең тонна нефть чыгарылган. Агымдагы елда бу санны ике тапкыр арттырырга планлаштырыла. Мондый ысул рентабельле булмаган, пьезометрик, консервланган һәм эзләү скважиналарда нефть чыгару өчен кулланыла.

“ТатНИИнефтемаш” институты һәм Азнакайның “Нефтемаш” заводы (ике оешма да “Татнефть структурасы керә) “КамАЗ” автомобиле базасында скважиналарны свабирлау буенча агрегат эшләнгән. Әлеге яңалык илнең нефть өлкәсендә кулланыла торган Әзәрбайҗанда эшләнгән “Азинмаш-37” һәм “ЕлАЗ” дан кайтартыла торган “АПРС-40” корылмаларына конкурентлык тудырачак. Алар икесе дә “Урал” автомобиле платформасына монтажлана. Татнефть агрегатының өстенлеге шунда ки, аның 4 кубометр күләмендәге үз цистернасы һәм чыгарылган продукцияне башка цистернага кудыру өчен насосы бар.