Микролитражлы автомобильләр заводы белән Серпухов автомобиль заводы "Ока"ны чыдамлырак эшләргә ниятли

Микролитражлы автомобильләр заводы белән Серпухов автомобиль заводы "Ока"ны чыдамлырак эшләргә ниятли

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). "Микролитражлы автомобильләр заводы" белән "Серпухов автомобиль заводы" ачык акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре "Ока" автомобильләрен модернизацияләү проектын карарга килешү төзегән, дип хәбәр итә "МАЗ"ның матбугат хезмәте.

Планлаштырылган модернизациянең төп максаты - автомобильнең сыйфатын яхшырту һәм аны Евро-2 экология таләпләренә туры китерү. "Ока"ның көч агрегаты һәм тормоз системасы техник яктан үзгәртеләчәк. Әлеге проектның деталь эшләнмәләрен һәм аны гамәлгә куюның мөмкин булган вариантларын ике автозаводның белгечләреннән оештырылган якларның проект төркеме эшләячәк.

"Ока"ны модернизацияләү әлеге продуктның хезмәт итү циклын озынайтачак һәм А классындагы җиңел автомобильләрне сату үсеше тенденциясе күзәтелгән базар мөмкинлекләрен кулланырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте "СеАЗ" Директорлар советының рәисе Вячеслав Малеев. "МАЗ"ның генераль директоры Александр Корнейчук "Ока"ны модернизацияләүдә көчләрне берләштерү якларга комплектлаучылардан уңайлы шартлар алырга, инвестицион чыгымнарны бүләргә һәм проектның икътисади нәтиҗәлелеген кисәк арттырырга мөмкинлек бирә.

"СеАЗ" һәм "МАЗ" "Ока" микролитражлы автомобильләрен җитештерүдә махсуслаша. 2004 елда "СеАЗ" 19 мең автомобиль җыйган (2003 елда - 20 мең). Узган ел "МАЗ" "Ока" җитештерүне 3,4 процентка арттырган яки 40 меңнән артык машина чыгарган.