Ясалма интеллектны гамәлгә кертү буенча сынау проектларына 5 миллиард сум биреләчәк

Бер дәгъвачыга билгеләнгән грантның күләме 100 миллион сумнан артмаячак.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Бизнес вәкилләре Россия икътисадының төрле тармакларына ясалма интеллектны кертүгә бәйле сынау проектларын гамәлгә ашырган вакытта дәүләт ярдәменә өметләнә алачак. Әлеге максатларга 2024 елга кадәр 5,26 миллиард сум акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Субсидия бирү кагыйдәләрен РФ Премьер-министры Михаил Мишустин раслады. Аларны конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләренә карап бүләчәкләр, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Бер дәгъвачыга билгеләнгән грантның күләме 100 миллион сумнан артмаячак. Әлеге акчаларны «программа белән тәэмин итү системасы һәм җиһазлар сатып алуга, программистлар хезмәтенә түләүгә, офис бүлмәләре арендалауга, эш урыннарына хезмәт күрсәтүгә һ.б. максатларга» сарыф итәргә мөмкин.

Дәүләт ярдәме «Ясалма интеллект» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителәчәк. Ул 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган 2030 елга кадәрге Илкүләм ясалма интеллектны үстерү стратегиясе максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.