Миңнеханов янә «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советын җитәкләде

2018 елда 3,7 млрд сум күләмендәге чиста табыш җәмгыять үсешенә җибәрелгән.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Янә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы рәисе итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерлары еллык гомуми җыелышында билгеле булды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы рәисе итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сайланды», — дип белдерде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Әлеге тәкъдимне барлык катнашучылар да хуплады һәм җәмгыятьнең яңа сайланган рәисен алкышлады.

2018 ел өчен алынган 3,7 млрд сум күләмендәге чиста табыш җәмгыять үсешенә юнәлдерелде, ә акционерларга дивидендлар исәпләмәскә һәм түләмәскә дигән карар кабул ителде. Узган ел акционерларга 2017 ел өчен 162,7 млн сумлык дивидендлар түләгәннәр. Бу бер акция өчен 387 сум тирәсе исәбеннән.

Холдингның генераль директоры вазифасын шулай ук гамәлдәге «Татнефтехиминвест-холдинг» башлыгы Рафинат Яруллин саклап калды. Ул 2018 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» республиканың нефть-газ химиясе комплексын үстерүне дәвам итүен, аңа заманча эшләнмәләр һәм инновацион компанияләр җәлеп ителүен хәбәр итте.