Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ һәм GE компаниясе арасында стратегик хезмәттәшлек турындагы меморандумны имзалау тантанасында катнашты

Документны Россиядә/БДБдә GE президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллетт һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов имзалады

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында кичә Санкт-Петербургта «ТАИФ» ААҖ һәм GE компаниясе стратегик хезмәттәшлек турындагы меморандум имзаланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Стратегик хезмәттәшлек турындагы Меморандумда «ТАИФ» компанияләр төркеменең энергетика, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе производстволарын төзү һәм модернизацияләү буенча проектларны гамәлгә ашыру каралган.

Документны Россиядә/БДБдә GE президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллетт һәм «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов имзаладылар.

Меморандум 2014-2017 елларда Казан "ТЭЦ-3"тә газ-турбина җайланмасының яңа блогын төзүне, шулай ук су технологияләре һәм процесслары өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота.

Яклар яңа этилен производствосын төзү кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында килештеләр: GE производствосы технологияләрен һәм җайланмаларын китерү, шулай ук эксплуатацияләнә торган сәнәгать җайланмаларын автоматлаштыру һәм мониторинглау буенча комплекслы хәл итүләрне булдыру.

Россиядә/БДБдә GE президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллетт билгеләгәнчә, «ТАИФ» компаниясе белән хезмәттәшлек – GE инновацион хәл итүләре тулы бер регион өчен ышанычлы һәм нәтиҗәле энергетика инфраструтурасын булдыру мисалы ул.